«Азан - 2021» бәйгесе

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте теләгән бар кешеләрне Татарстан Республиксы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләренә йөрүчеләр арасында үткәрелә торган "Азан-2021" бәйгесендә катнашырга чакыра.
Балалар һәм өлкәннәр арасында конкурс Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.
Чара 21 март көнне түбәндәге адрес буенча Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә үтәчәк: Кызыл Бистә урамы, 68.
Бәйге, катнашучыларның яшенә карап, өч номинациядә уза:
1нче төркем - 7-18 яшьлекләр;
2нче төркем - 19-40 яшьлекләр;
3нче төркем - 41 яшьтән өлкәнрәкләр.
Мәртәбәле жюри катнашучыларның дикциясенә, азан текстын дөрес яңгыратуына, көйләү аһәңенә-моңына, костюмының бәйге асылына туры килү-килмәвенә карап, бәя бирәчәкләр.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.