Бөгелмәдә комбинацияле ифтарлар уздыру дәвам итә

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәс­ибәте комбинацияле ифтарлар уздыруны дәв­ам итә.
Исегезгә төшерәбез, бу - социаль дистан­цияне һәм ризык белән тәэмин итү таләплә­рен истә тотып авыз ачу дигәнне аңлата.
Мөхтәсибәт хезмәткәр­ләре көн саен ахшам намазына кадәр мәчет­ләр вәкилләренә ифтар өчен ланч-бокслар әзерлиләр. Ә мәчетләр вәкилләре ризыклы ланч-боксларны ураза тотучыларга һәм мох­таҗлар категориясенә керүче мөселманнарга тарата.
Тупланмалар Үзәк мәч­еттә, Ирхәм, Бәдр, Сәфәр, Ислам нуры һәм Подлесный мәчетенә җибәрелә.
Ланч-бокс составына кайнар ризык, пешкән камыр ризыгы, яшелчә һәм хөрмә җимеше керә. Һәр көнне - яңа ризык.
Белешмәләр өчен теле­фоннар: 4-16-98, 8-939-736-14-61.