Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне дә “Ураза-бәйрәм” дип аталган балалар бәйрәменә чакыра

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне дә “Ураза-бәйрәм” дип аталган балалар бәйрәменә чакыра. Бәйрәм 13 май көнне сәгать 10.00 да Бөгелмә шәһәре, Воровский урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан "Ирхам" мәчетендә узачак.
“Ураза бәйрәм” кысаларында түбәндәге конкурслар узачак:
Балалар өчен конкурслар, викториналар үткәреләчәк. Шулай ук "Рамазан 2021" рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак.
Хатын-кызлар өчен "иң яхшы десерт", "чәйгә камыр ризыклары" дигән кулинар конкурслар оештырылачак.
Ир-атлар спорт бәйгеләрендә катнашачак.
Чара ахырында барысын да тәмле сыйлар көтә.