Рамазан аеның 26 көнендә Бөгелмə шәhәренең Үзəк мəчетендә татар теле дəреслəре укытуга йомгак ясалды

Рамазан аеның 26 көнендә Бөгелмə шәhәренең Үзəк мəчетендә татар теле дəреслəре укытуга йомгак ясалды. Иң элек укучылар белəн үткəннəрне кабатлауга, телне күпме дəрəжəдə үзлəштерə алуларын күздə тотып, командаларга бүленеп уен-дəрес үткəрелде. Укучылар бик телəп һəм актив катнаштылар. Нəтижəлəрдəн бик канəгать булдылар. Килəсе уку елында да шушы дəреслəрнең кабат əйлəнеп кайтуына ышанып, телəк белдереп калдылар.

Дəреснең икенче өлешендə Рамил хəзрəт Хөснетдинов укучыларны курсларны уңышлы тəмамлалаулары белəн котлады һəм аларга мөфти Камил хәзрәт исеменнән сертификатлар, ə укытучыларга рəхмəт хатлары тапшырды.

Йомгаклап шуны əйтəсе килə, алга таба да укучыларыбыз саны артып, татар теленең кирəклеген аңлап һəм аны саклап калу безнең бурычыбыз икəнен килəсе буын аңласын иде.