Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Бисмилләһир рахманиррахим!

​Бар галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаилә әһелләренә, тарафдарларына сәламнәребез булса иде.  

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезне бөек Ид әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.  

Бу – игелек һәм изгелек, юмартлык һәм гафу итү-кичерүләр ае булган Рамазан аеның бетүен аңлата торган көн. Изге Рамазан көннәрендә һәм төннәрендә иманлы кешеләр бик күп игелекле гамәлләр кылдылар.  

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының сәламнәре булса иде) Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләгәндә, болай дигән: “Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе – авыз ачканда, икенчесе – Раббысы каршына басканда”. Мин Аллаһыбыздан Раббыбыз белән очрашу шатлыгын насыйп итүен сорыйм.

Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә иң яхшы сыйфатларны ачарга, күп игелекле эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Намазда, зикер-догада уздырган вакыт кешенең Раббысы каршында дәрәҗәсен күтәрә, яхшылык белән яманлык арасындагы аерманы арттыра, алга таба яхшы холыклы булырга өнди.   

Дин тотучыларга миһербан күрсәтеп, ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландыру өчен вакытын да, акчасын да кызганмаган кешеләргә аерым рәхмәт белдерәбез. Аллаһ Тәгалә аларга әҗер-савапларын мулдан бирсен иде!  

Изге айны озатканда, без беркадәр каршылыклы хисләр кичерәбез: бер яклап – бар мөселманнар өчен кадерле айның үтеп китүе ямансу булса, икенче яклап – әлеге көннәрне һәм төннәрне гыйбадәттә үткәрә алганга, күңелләргә олы шатлык хисе тула. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, намазларыбызны, изге эшләребезне кабуллардан кылса иде. Динебезнең гүзәллеген, Раббыбызга кылган гыйбадәтләребезнең ләззәтен тоярга насыйп булса иде дип, дога кылам мин. Һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, мәхәббәт һәм бәхет, ике дөнья рәхәтен насыйп итсә иде.    

Бу якты Ураза бәйрәме көнне сезгә һәммәгезгә дә тынычлык, һидаят һәм бар дөньяларның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булуны телим.  

Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе

Подписка на новости