Бөгелмә мәчетләрендә дин тотучы кардәшләребез Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә һәлак булганнарны искә алдылар

Бүген, 13 майда, Гает намазы укыганда, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәренең барлык мәчетләрендә дин тотучы кардәшләребез Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә һәлак булганнарны искә алдылар, Аллаһы Тәгаләдән яраланган, имгәнгәннәрнең тизрәк терелүен, ә һәлак булганнарның, зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ныклык, сабырлык сорап, дога кылдылар.