Бөгелмә мөхтәсибәте мәхәлләсе мөселманна­ры өмәдә актив катна­штылар

Ир-атлар Бөгелмә шәһәренең мөселманнар зираты территориясен тәртипкә китерделәр. Төрле яшьтәге 50ләп ир-ат, мәчетләр имамнары җитәкчелегендә, берничә сәгать дәвамында якыннарыбыз җирләнгән урыннарны тәртипкә китерделәр, чистарттылар, махсус техника ярдәмендә чүп-чарны, корыган үлән, ботакларны җыеп түктеләр.

Хатын-кызлар исә Әлмәт юлы буенда төзелә торган мәчетне җыештырдылар: тузаннарын сөрттеләр, ишек-тәрәзәләрне юдылар.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте әлеге изге эшләрдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерә.