Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәс­ибәте Бөгелмә муници­паль районы башлыгын­ың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Халыкара хәйриячелек көне алдыннан, "Игелекләр атнасы" акциясе кысаларында, Бөгелмә мөхтәсибәте активы Бөгелмә районы иреклеләр берләшмәләренең "Яшьләр сарае" үзәгендә узган очрашуында катнашты.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закиров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Җәмил улы Камалтынов һәм "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Фердинанд улы Ягъфәров катнаштылар.

Бөгелмә муниципаль районында иреклеләр хәрәкәтенә керткән өлеше өчен Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Район башлыгы Линар Закировның Рәхмәт хатына лаек булды.