Бөгелмә мөхтәсибәте республика турнирында катнашты

Ел саен уздырыла торган ярышларны инде бишенче тапкыр уздырдылар.

Азнакай районының Үчәлле авылында Татарстан мөселман һәм православие яшьләре арасында калкавыч һәм төптән тота торган кармак белән балык тоту буенча ярышлар узды. Турнирны Азнакай мөхтәсибәте оештырды

Чарада Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Азнакай муниципаль районы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, республика казыйлары, мөхтәсибләр һәм районнарның имамнары, шулай ук мәчетләргә йөрүче мәхәллә кешеләре катнашты.

Турнирда Татарстан мөхтәсибәтләреннән һәм епархияләреннән 45 спортчы көч сынашты. Призерларны калкавыч һәм төптән тота торган кармакка тотылган балык күләме буенча билгеләделәр.

Подписка на новости