Бөгелмә имамнары матур сөйләм осталыгы курсларында катнашты

Татарстанда имамнар өчен халык алдында чыгыш ясау сәнгате һәм әдәби сөйләм нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Имамнар өчен риторика дәресләре Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләрен һәм 1530 дин әһелен колачлаячак, аның төп максаты – имамнарның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм ораторлык осталыкларын арттыру.

Шундый дәресләрнең чираттагысы 10нчы октябрьдә Баулы шәһәрендә узды. Анда Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнарыннан килгән 35 имам катнашты.

Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары – Илсөяр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова алып бара.

Имамнар өчен оештырылган риторика һәм матур сөйләм осталыгы дәресләрендә катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясарга, чыгыш текстын әзерләргә, тавыш куярга, аудиториядә үз-үзеңне тотарга өйрәнә ала.

Подписка на новости